Балтач егетләре картингта узышты (+фото)
Спорт

Балтач егетләре картингта узышты (+фото)

Күптән түгел картинг буенча республика беренчелеге узды.

Ярышларда Балтач данын Айназ Закиров, Рүзәл Зарипов һәм Илназ Галимов яклады. Егетләр бик матур чыгыш ясады һәм районга зур җиңүләр белән кайтты. Айназ Закиров 1нче урын яулады. 101 катнашучы арасында Рүзәлнең 10нчы, ә Илназның 14нче урын алуы зур уңыш дияргә кирәк. Афәрин, егетләр!
Автор фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев