Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач гимназиясе укучылары Арчада таныла

Турнирда Кукмара, Саба, Балык бистәсе, Балтач, Биектау, Арча районыннан барлыгы 11команда катнашты. Биредә 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк балалар көч сынашты.

31 гыйнвар көнне Арча районы Кенәр балалар иҗат үзәгендә “Төньяк балкышы” дип исемләнгән республика күләмендә шахмат турниры үтте.

Турнирда Кукмара, Саба, Балык бистәсе, Балтач, Биектау, Арча районыннан барлыгы 11команда катнашты. Биредә 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк балалар көч сынашты. Балтач гимназиясе бик матур уен күрсәтеп, кукмаралылардан азга гына калышып, икенче урын яулады. Беренче тактада уйнаган Илсаф Шакиров, икенче тактада уйнаган Əмирхан Хәйруллин – икенче булды. Дилә Закирова өченче тактада уйнап, матур уен күрсәтте.

– Уеннар һәр тактада да бик кызу барды. Киеренке ярышта азга гына калышып икенче булуыбыз, бераз кәефләрне төшерсә дә, призлы урында булуыбыз куандыра. Илсаф, Әмирхан һәм Дилә бик матур уен күрсәтте, афәрин!– ди тренерлары Ландыш Гарифуллина.

Әти-әниләр Ландышка бик рәхмәтле. Үз эшенә бирелгән, балаларда сәләтне вакытында күреп, аны камилләштерү, әле алай гына да түгел, биек үрләргә рухландыру өчен вакытын да . көчен дә җәлләми. Ланлыш балалар өчен зур максатларга ирешүдә зур таяныч һәм үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат