Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач каратистлары кю-тест тапшырды (+фото)

"Балтач" спорт комплексына каратэ түгәрәгенә йрүче спортчылар имтихан тотты.

18 нче октябрь көнне "Балтач" спорт комплексында кекусинкай-каратэ түгәрәгенә йөрүчеләр өчен зур сынау булды. Алар ел дәверендә тренерларыннан күнекмәләрне ни дәрәҗәдә яхшы өйрәнүләрен күрсәттеләр. Түгәрәккә йөрүче спортчылардан бигрәк тренерлары, нәни спортчыларның әти-әниләре күбрәк дулкынлангандыр әле. Имтихан алырга Рәсәй Киокушинкай Каратэ лигасы Президенты, Бөтенрәсәй шихан категориясендәге хөкемдар Борис Александрович Белов үзе килде. Әйтергә кирәк, әлеге чара балалар өчен дә зур стимул булды, зур-зур абыйлары белән беррәттән басып алар да имтихан - кю-тест тапшырдылар.

Нәтиҗәдә Балтач каратистлары сынатмады, һәрберсе сынауны уңышлы тапшырып тренерлары Альберт Бәзәгытдинов, Александр Поршнин һәм дә нәниләрне каратэ серләренә төшендерүче Вәсилә Газизоваларның үз эшләренең чын осталары булуларын расладылар. Спортчылар һәм әти-әниләр тренерларга ихластан олы рәхмәтләрен җиткереп калалар.

Тренерыбыз Вәсилә Газизова да сынауларны уңышлы үтеп соры каеш иясе булды, котлыйбыз үзен. Әлбәттә инде барлык спортчыларыбызны да яңа дан алулары белән тәбриклибез. Алга таба да зурдан-зур уңышларга ирешергә язсын.

Фото: Вәсилә Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Балтач каратистлары имтихан тотты

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ имтиханнар