Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач картчылары сынатмый

Иң көттергән мизгел, әлбәттә, җиңүчеләрне атый торган вакыт. Өч район катнашучылары арасыннан бәхет кемгә күбрәк елмайган дисезме?

4 ноябрь көнне Кукмарада Автомобильчеләр һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән картчылар ярышында Балтач, Кукмара, Арча егет-кызлары иң көчлеләрне билгеләде.

Көннең салкынча булуы да киртә булмады җилдәй җитез егет-кызларга. Бәйге башланганчы машиналарны бер кат тикшереп чыгу, махсус трассада йөреп карау һәрбер спортчының төп максаты иде. Шунысын да искәртеп үтәсем килә, кайчандыр үзе картта элдергән Руслан Гарифуллин әлеге спорт төренә улы Данияр белән кызы Диләрәне дә тарткан. Бәйгегә дә балалар әти канаты астында килгән иде, дөрес, якыннары өчен җан атарга килүчеләр аз түгел иде бу көнне. Якыныңның янәшәдә торуы яшь спортчыларга өстәмә көч биреп, алар тагын да тырышып чыгыш ясады.

Ярыш башлануны катнашучылар бик зур түземсезлек белән көтеп алды. Җирәбә буенча билгеләнгән урыннарга басып, старт бирелүгә машина гөрелтәүләре көчәеп, картлар алга ыргылды. Бу ярышта бәхет эше дә зур роль уйнады. Юлның бозлавыклы булуы да, тизлекне чамалап бетерми борылышларга керү дә, беренче булырга тырышу да кайберәүләргә капкын корып, җиңү кулдан да ычкынгалады. Тик бу көнне җиңелүне артык борчылып кабул итүчеләрне күрмәдем диярлек. Иң мөһиме – бар да сау-сәламәт.

Ярыш барышында шуңа игътибар итми кала алмадым, трассада сүнеп калган яки читкә кереп киткән картларны көндәш команда дип тә карап тормыйча, якында кем булса, шул ярдәм кулы сузып, яңадан ярышка кертеп җибәрде. Һәм бу чыннан да бу көнне билгеләп үтүче Халыклар бердәмлегенең билгесен күрсәткәндәй булды. Юкса, Балтач, Кукмара, Арча районнарыннан катнашучылар һәрчак шулай бердәм булып, кыен хәлләрдә бер-берсенә ярдәм итеп чыгыш ясыйлар икән, трассада көндәшлекне онытып бетермәсәләр дә.

Иң көттергән мизгел, әлбәттә, җиңүчеләрне атый торган вакыт. Өч район катнашучылары арасыннан бәхет кемгә күбрәк елмайган дисезме? “Стриж” классында Данияр Гарифуллин (Балтач Досаафы) – икенче, “ХОНДА-200”дә Илназ Галимов – беренче, Айназ Закиров – икенче (икесе дә Балтач мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән), кызлар арасыннан шушы ук маркада Энҗе Хисмәтуллина (Балтач Досаафы) өченче урынны яуладылар. “Минск” классында Азат Мөхәммәтҗанов җиңү бәхетенә иреште, Ислам Хәйруллин – икенче (икесе дә Балтач Досаафы). Җиңүчеләрне чараның төп иганәчесе Кукмара Досаафы саллы бүләкләре белән сөендерде, һәрбер катнашучыны салкын көндә кайнар чәй белән җылытып, камыр ризыклары белән сыйлады. Бүләкләү өлешендә катнашкан Кукмара районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, якташыбыз Рамил Нургалиев балтачлылар җиңүенә сөенечен яшермәде һәм киләчәктә сафлар киңәюне теләде. Аның теләген тормышка ашыру иң беренче чиратта әти-әниләрдән дә тора. Баланы компьютер, телефоннардан тартып алып, Балтач Досаафы яки район мәктәптән тыш эшләр үзәгенә алып килергә генә кирәк. Ә инде иструкторлар Фәнис Хәйруллин һәм Рамил Кадыров һәрбер укучыны якты йөз белән каршы алып, үз сафларына кушып җибәрәчәк.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг