Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач көрәшчеләре Татарстанда беренче!

22-24 ноябрь көнне Казан шәһәрендә узган татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты балтачлылар өчен куанычлы тәмамланды.

Балтач данын яклаган Илназ Миңннемуллин 65 килограмм авырлыкта, Салават Әсхәдуллин 80 килограмм авырлыкта икенче, ә Рамил Зәйнетдинов 85 килограмм авырлыкта һәм Ранил Сафиуллин 90 килограмм авырлыкта өченче урыннарны яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча командабыз беренче урынны алды.

Исегезгә төшерәбез, балалар, яшьүсмерләр һәм олылар арасында татарча көрәш буенча ярышларның нәтиҗәләре буенча Балтач гомуми зачета беренче урында бара идек, димәк, без бу мәртәбәле урынны лаеклы рәвештә саклап калдык. Әфәрин егетләребез! Сез иң яхшылар!!!

Бу турыда тулырак «Хезмәт» газетасы битләреннән укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш