Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач көрәшенеӊ данын дәвам итәргә! (+фото)

Гыйнвар каникулларныӊ тәмамланган көннендә, «Дулкын» басссейнына килүчеләр көрәшчеләрнеӊ бергә килүләрен күпләр күнегүләр үткәрәләр, дип кабул иткәндер. Әмма монда килүнеӊ сәбәбе икенчерәк иде – район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин белән бергәләп узган, 2019 елныӊ нәтиҗәләрен барлау һәм алга зур бурычлар кую булды.

Очрашуны башлаган районныӊ яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм  үзенеӊ чыгышында 2019 елда Республиканыӊ татарча көрәш федерациясе чыгарган рейтингта район өченче урында булуын җиткерде, соӊгы елларда яуланган позицияләрнеӊ тотрыклы булуын билгеләп узды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин исә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча районныӊ татарча көрәш командаларыныӊ гомуми беренче урында булганнарын искә алды, төшәргә тиз, өскә күтәрелү генә авыр, дип ассызыклады. Район командасында бары үзебезнеӊ көрәшчеләрнеӊ чыгыш ясавы бик күӊелле, ә башкаларда читтән килгән, акча өчен чыгыш ясаучылар күплеген дә искә алынса, без һичшиксез беренче булып идек. Юк, хәзергә урын чыгарганда мондый    күрсәткеч исәпләнми, шуныӊ өчен, Сезгә, көрәшчеләргә җиӊәргә генә кала, диде ул.

    Данлыклы көрәшче Айдар Хәйретдинов бу очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе буларак катнашты. Шуныӊ белән бергә, районда татарча көрәшенеӊ торышы өчен аныӊ төп җаваплы кешеләрнеӊ берсе икәне сөйләшүдә кат-кат әйтелде. Ул үзенеӊ чыгышында, һәр көрәшче шушы район даны өчен, шушы җирлек өчен чыгыш ясавын онытмасын иде, дип читтә көрәшеп йөргән бәхетнеӊ кыска булуын ассызыклады.

    Очрашу барышында район башлыгы Рамил Нотфуллин соӊгы республика бәйгесендә бил алышкан көрәшчеләргә акчалата бүләкләр тапшырды. Район командасыныӊ баш тренеры итеп күптән түгел билгеләнгән Ренат Хәйретдиновка  зур җаваплылык өстәлә, ә шулай да күрсәткечләр яхшы булганда бар кеше дә мактала, диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев