Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар кайдан да җиңеп кайта, бу юлы боксчыларыбыз мактаулы

25-30 октябрь көннәрендә “Факел” яшүсмерләр клубына йөрүче егетләребез, тренерлары Васыйл Зәкиев җитәкчелегендә, бокс буенча Бөтенрәсәй ярышларында катнашып кайттылар.

Ул Мончегорск шәһәре мэры Игорь Ермаков истәлегенә үткәрелде. Яшь боксчыларыбыз биредә бик әйбәт чыгыш ясап, Балтач районы данын гына түгел, ә Татарстанныкын да горур якладылар. Әмир Нигъмәтуллин, Ислам Нәбиев, Камил Гарапшиннар әлеге ярышлардан җиңү яулап, грамоталар белән бүләкләнеп кайттылар.

– Бу җиңүләргә бик зур өлеше кергән тренер Васыйл Зәкиевка олуг рәхмәтләрне белдерәсе килә. Ул районыбызда бокс үссен өчен барлык көчен куеп, үзенең кул астында шөгыльләнүче малайларга үз балаларына карагандай карап, якын килеп эшли. Аның зур тырышлыгы, эшен яратып башкаруы бәрабәренә ирешелгән җиңүләр киләчәктә тагын да күбрәк булсын иде, – ди “Факел” клубы хезмәткәрләре.

 

Әдилә Гарипова фотолары.

 

 

Безне Telegramда укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс