Балтачлылар  "КИОКУШИН сугышчылары-2022"  җәйге мәктәбендә уңышлы чыгыш ясады (+фото, видео)
Спорт

Балтачлылар "КИОКУШИН сугышчылары-2022" җәйге мәктәбендә уңышлы чыгыш ясады (+фото, видео)

3-9 июль көннәрендә Мари-Эл Республикасының Яльчик күлендә "КИОКУШИН сугышчылары-2022" XXI Россия җәйге мәктәбе узды.

Тренер Вәсилә Газизова Зилә Камилова белән җыенда катнашты. Вәсилә Хәмитовнага кара пояс, 1 дан, судьялар семинарын узу турында сертификат бирелде, шулай ук 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Ката дисциплинасы буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 2нче урынны алды. Зилә исә кю тестын узды, шулай ук Ката дисциплинасы буенча 3нче урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышлар телибез.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


"КИОКУШИН сугышчылары-2022"

Нет комментариев