Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның нәни каратэчылары Казанны яулый

Кекусинкай-каратэ буенча Казан шәһәре беренчелеге һәм чемпионаты үтте.

Биредә Балтач районының кекусинкай-каратэ түгәрәгенә йөрүче 6-11 яшьлек спортчылар (тренер сенсей Альберт Бәзәгытдинов, cемпай Нияз Булатов, семпай Рифат Зарипов) катнашты.Нәни каратэчылар бик матур уен күрсәттеләр. Үз үлчәү авырлыкларында Хәйдәр Зарипов (6 яшь), Айгизә Хәмидуллина (8 яшь), Булат Шәйхетдинов (10 яшь), Камилә Вәлиева (11 яшь), Савелий Мамыков (11 яшь) беренчелекне яулады. Сәид Гатауллин (8 яшь) – икенче, Наил Нәбиев (8 яшь), Нурислам Сафин (10 яшь) өченче призлы урынга лаек булды.

Булат Шәйхетдинов исә ике категориядә көч сынашып, икесендә дә беренчелекне яулады. Без нәни каратэчылары ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез. Аларны әзерләгән тренерларга әти-әниләр исеменнән олы рәхмәт хисләрен белдерәбез.

P.S. Балтач каратэчылары барган ярышлардан гел уңышлар белән кайта. Бу әлбәттә тренерларның зур тырышлыгы. Тренировкалар бер генә көндә дә туктап тормый. Бүген инде Балтач каратэчылары 24-25 март көнне булачак Россия чемпионатына әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ