Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта кызлар да самбо остасы (+фоторепортаж)

17 апрельдә "Факел" яшүсмерләр клубында самбо буенча ярыш үткәрелде. Турнирда 7-13 яшьлек 35 спортчы катнашты.

Тренер Ягъфәр Шәмсемөхәммәтов инде күп еллар балалар һәм яшүсмерләрне самбо серләренә төшендерә. Ярыш саен аның укучылары зур җиңүләр яулап килә. Чираттагы бәйге исә тагын бер мәртәбә иң-иңнәрне ачыкларга мөмкинлек бирде.

Ярышларда иң истә калганы – кечкенә Ләйләнең малайлар белән тигез дәрәҗәдә көч сынашуы булды. Ләйлә Галимова Куныр авылы кызы. Келәмгә малайлар белән көч сынашырга чыккач, тамашачы ах итте. Сер бирмәде Ләйлә, ул 2010-2012 елгылар арасында үз үлчәү авырлыгында бишенче урын яулады.

Җиңүчеләргә килсәк, алар түбәндәге тәртиптә билгеләнде. 2010-2012 елгылар арасында,

20 кг:
I –Хафизов Рамазан
II – Камалиев Гомәр
III – Әгъләмов Әхмәд.

25 кг:

I – Гомәров Әхмәд
II – Зарипов Хәйдәр
III – Гомәров Кәрим.
 

30 кг:

I – Мөхәрләмов Гадел
II – Гатауллин Сәид
III – Закиров Аяз.

2007-2008 елгылар арасында, 35 кг:
I – Бариев Әмир
II – Гафуров Габдулла
III – Гомәров Мөхәммәд.

2007-2008 елгылар арасында, 30 кг:
I – Муллагалиев З.
II – Бәдретдинов М
III – Хаялеев Т.

2007-2008 елгылар арасында, 42 кг:
I – Мамыков Савелий
II – Шакиров Гафуржан
III – Сафин Йосыф.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самбо