Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта кызлар да туп тибә (+фото)

Республикабыз башкаласы Казан футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын кабул итеп алды. Бу – Татарстан өчен зур мәртәбә! Спортның футбол төренә райондашларыбыз да битараф түгел. Чөнки район, республика һәм Россия күләмендә ирешкән уңышларыбыз да шактый.

Соңгы 12 елда футболга кызларыбыз да тартыла, үзләренең уңышлары белән сөендерә киләләр. Салавыч күппрофильле лицеенда белем алучы кызлар үзләрен чын футболчылар буларак танытырга өлгерделәр дә инде. Аларның уңышлары хакында команданың тренеры Рамил Әминов белән әңгәмә кордык.

– Рамил Шамилевич, гадәттә, футболга малайлар тартыла, ә кызлар түгел? Моның сере нидә?

– Мин 1997 елда Салавыч урта мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшли башладым. Үзем дә футболны кечкенәдән үз итә идем, шуңа күрә укучыларны кызыксындыра алдым. Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән түгәрәк алып бару өчен сәгатьләр бирделәр. Башта малайлар командасы туплап ярышларда катнаштык, нәтиҗәләре төрле булды. Дәресләр вакытында һәм тренировкаларда каршы як командада уйнау өчен кызлар да тартыла башлады. Менә шунда яхшы гына уйнаучы кызларга игътибар иттем. Алга таба кызлар белән дә бер команда оештырып җибәрдек.

– Кызларның иң беренче ирешкән уңышлары кайчан булды, нинди тәэсирләр калдыруы исегездәме?

– 2006 елда районда икенче урынны алдык. Командада 1990-1991нче елгы кызлар уйнады. Анда да бит пенальти аркасында, безнең команда аздан гына беренче урынны алмый калды. Бу безнең өчен бер зур сабак та һәм киләчәккә  стимул да булды. “Бу командадан өмет бар икән бит” дип ныклап әзерләнә һәм ярышларда катнаша башладык.

Әңгәмәнең тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 22 июнь санында таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев