Балтачта себерке белән хоккей уйныйлар? (фото)
Спорт

Балтачта себерке белән хоккей уйныйлар? (фото)

Бүген исә шугалакта «BroomBall» спорт уены үтте.

Балтачның Мазһаров урамындагы “Тайгалак-Шугалак”  бистә халкы арасында зур популярлык казана.  “Факел” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре биредә берсеннән-берсе матур чаралар үткәреп, микрорайон халкын куандырып кына тора. Яңа ел ялларында да биредә һәр көн саен төрле ярышлар үткәрәләр.

Бүген исә шугалакта «BroomBall» спорт уены үтте.

- «BroomBall» спорт уенын инде икенче ел рәттән оештырабыз. Себерке белән хоккей уйнауны Балтач халкы яратып кабул итте, - ди клуб хезмәткәрләре, бүгенге уенны оештыручы Илүзә Разыкова белән Гөлгенә Галимова.

Бүгенге уенда исә зурлар яшүсмерләргә каршы уйнады һәм биш очко белән җиңү яулады.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев