Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта «Сельхозтехника» кубогына волейбол ярышлары узды (+фото)

28 ел даими үткәрелә торган «Сельхозтехника» кубогына волейбол ярышлары бу елда хәзерлекле командаларныӊ ишле булуы белән аерылып торды.

Бу ярышларныӊ башында торучы, заманында республикада бу төр ярышларда даими җиӊүчеләр булган уенчылар, кызганыч инде күбесе спорттан киткән, бу ярышларда да күренмәделәр. Элекеге «Сельхозтехника» базасында оешкан «Управление» ширкәте тормыш авырлыкларына карамыйча бу ярышларны оештыручы булып кала Һәм киләчәктә дә бу дәвам итсен иде. Районыбызда 30 елга якын тарихы булган мондый бәйгеләр күп түгел шул. Тормыш алга бара, буыннар алышына, яшьләр инде бу уеннарда матур алымнар күрсәтәләр, бердәм бер команда булып чыгыш ясыйлар. Әнә, Куныр җирлегеннән 4 команда килгән, хәтта берсе башка оешма исеменнән чыгыш ясарга алыган. Ярышларда 17 ир-егетләр, 5 хатын-кызлардан торган командалар катнашты.

 

Киеренке ярышта ир-атлар арасында беренче урынны "Сельхозхимия"командасы, икенчедә Куныр, ә өченче урында "Сельхозтехника" командасы.

Ә хатын-кызлар арасында беренчелек Карадуган җирелегеннән Кенә командасында, икенче баскычка сөт комбинаты спортчылары күтәрелделәр, ә өченчедә Куныр командасы булды.

Ярышлардан фоторепортаж соӊрак биреләчәк.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол