Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Белми калма: бүген Балтачыбыз җиңүчене каршы алды (+фото)

4-7ноябрь көннәрендә Казан шахмат мәктәбендә шашка буенча республика беренчелеге үтте.

4 көн буе барган ярышларда100гә якын уенчы катнашты. Әлеге турнирда райондашыбыз, нәни, әмма өметле спортчы кызыбыз Дилә Закирова 2011нче елгы һәм яшьрәк кызлар арасында беренче урынны яулап, Татарстан чемпионы булып танылды. Дилә  яз көне Санк-Петербург шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булды. 
Нәни җиңүчебезне Балтач чигендә балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе директоры Марат Исмәгыйлев чәчәкләр белән каршы алды. Җиңү шатлыгы белән туган якка аяк баскан кызыбыз үзен зурлап каршы алуларына ихластан куанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев