Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бердыев «Рубин»нан ни өчен китә?

Узган сезонда «Рубин» ил чем­пио­натында 11нче урынны гына ал­ды. Клубның җитәкчелеге белән очрашудан соң Корбан Бердыев Казан «Рубин»ыннан китүе турында хәбәр иткән.

«Рубин»ны 2001-2013 елларда җитәкләп, 2002 елда аны премьер-­лигага чыгарган, икенче сезонда ­Россия чемпионатының бронзасына ия булган, 2008 елда клуб тарихында беренче тапкыр ил чемпионы титулын яулаган, тагын бер елдан шул ук уңышны кабатлаган өлкән тренер Корбан Бердыев Казан клубына икенче тапкыр 2017 елда килгән иде.

Аның җитәкчелегендә «Рубин» футбол командасы әле тагын Россия Кубогын һәм ике тапкыр супер Кубокны яулады, Чемпионнар лигасының төркем турнирында чыгыш ясады, Европа лигасының чирекфиналына хәтле барып иреште.

Узган сезонда «Рубин» ил чем­пио­натында 11нче урынны гына ал­ды. Клубның җитәкчелеге белән очрашудан соң Корбан Бердыев Казан «Рубин»ыннан китүе турында хәбәр иткән. Җанатарлар, әлеге останың клуб үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп, «Барысы өчен дә рәхмәт, Тренер!» дип язып куйган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев