Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булат призларына...

Бердәнбер реклама сорамый торган ярыш инде ул - Булат Фәтхрахманов призларына узучы бадминтон ярышлары. Чөнки, вакыты җитүгә, безнең телефоннар туктаусыз чыңлый башлый.

Бердәнбер  реклама сорамый торган ярыш инде ул - Булат Фәтхрахманов призларына узучы бадминтон ярышлары. Чөнки, вакыты җитүгә, безнең телефоннар туктаусыз чыңлый башлый. “Буламы, ничәсендә,кемнәр арасында быел?” Җавап биреп кенә өлгер.  

Ярышларның быелгысы да, шау килеп “Балтач” универсаль спортзалында узды. “Ут” күршеләребез – Арча уенчылары да килеп, ярышларга  зур  җанлылык, конкурентлык өстәделәр. 65 уенчы катнашкан турнирыбыз караңгы кичкә кадәр сузылды. Әмма, ярышларга килгән һәркем, зур канәгатьлек хисе белән таралышты. Сөенмичә, андый матур медальләр, дипломнар, кубоклар кайсы ярышта  бирелә әле. Тагын шунысы күңелле, истәлек өчен бар балага да өләшенә медальләребез, дипломнарыбыз. Рәхмәттән башка сүз юк, Булатыбызга!

Инде тургнирның җиңүчеләре белән дә танышып узыйк.

2004-2005 елларда туганнар арасында

1.Нәргизә Мортазина, Данил Бариев /икесе дә Балтач Мәктәбеннән/ 2.Ландыш Хаҗиева /Арча/, Вилдан Николаев /Субаш/ 3.Миләүшә Фролова/Субаш/, Рәнис Гафетдинов/Арча/.

2006 елда һәм аннан соңгы елларда туучылар арасында

1.Бертуган Азалия һәм Азат Мөхәммәтгалиевлар /Балтач/ 2.Аделия Галимҗанова, Рәнис Сафиуллин /Арча/ 3. Мәликә Закирова, Ислам Галиев /икесе дә Арчадан/.

Зурлар арасында исә, Гөлназ Зиатдинова /Арча/, Зөлфәт Нәбиев /Кенә/ чемпион булсалар, икенче урынга Диләрә Габделхакова /Субаш/, Илсур Фәсхетдинов /Арча/, өченче урынга Азалия Хәбибуллина, Нәзир Гыйльманов /икесе дә Субаштан/ лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев