Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы марафонында - балтачлылар...

Ә безнең өчен иң куанычлысы, бу марафонда Олимпия чемпионнары белән беррәттән, авылдашыбыз Ибраһимов Айнурның катнашып, уңышлы чыгыш ясавы

10 март көнне Юдинода Казан чаңгы марафоны узган. Бу марафонда 700гә якын спортчы катнашкан. 5 километрлы иң кыска дистанциядә стартка 200 спортчы, 25 километрга - 100 кеше, ә иң катлаулы 50 километр йөгерүдә 400 спортчы катнашкан. Бу чарада дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов һәм ике тапкыр дөнья Кубогы иясе Александр Завьялов, 1998 елгы Олимпия чемпионы Ольга Данилова катнашкан.

Ә безнең өчен иң куанычлысы, бу марафонда авылдашыбыз Ибраһимов Айнурның катнашуы. Айнур 50 км. араны 3 сәгать 6 мин. 12 сек. узган.

Бу уңышлы күрсәткечкә ирешү өчен алдан бик нык әзерләнгән. "Минем бу беренче марафоным, алдагыларына тагын да ныклап әзерләнәчәкмен, ә бу уңышым өчен ярыш вакытында миңа көч биреп торган бертуган сеңлем Айсылуга, дусларыма, туганнарыма, бу спорт төренә карата миндә кызыксыну уяткан Нияз абыема рәхмәтле", - ди Айнур.

Молодец Айнур! Шундый нык ихтыяр көчле, максатчан бул! дип яза Түнтәрем Туган (Бишегем)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев