Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы сындырмый – чемпион булып булмый, ди Рәлиф Әскаров

Моннан 40 еллар элек чаңгыга тартылган Курмала егете Рәлиф Әскаровның бүген районыбызга гына түгел, республикага да исеме танылу гаҗәп хәл түгел.

1995 елдан Балтач гимназиясендә эшли башлап, бүгенге көндә дә балалар арасында мәш килеп күңел рәхәтлеге табучы, һәр елны үз призына ярышлар үткәрүче Рәлиф Әскаров белән шәкертләренең җиңүләре, чаңгы спортында булган проблемалар хакында очрашып сөйләшү түгәрәк өстәлгә әйләнде. Чөнки өчьяклы сөйләшү барышында гимназия директоры Ренат Мөхәрләмов та үзенең хатирәләре белән бүлешеп, остазының хезмәтенә бәя биреп үтте. 
Кечкенәдән спортны үз итеп үскән Рәлиф абый киләчәк тормышын да физик тәрбия белән бәйләп, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Шунда укыган чорда чаңгы белән уртак тел табып, республика студентлары чемпионатларында берничә мәртәбә призер, җиңүче булып таныла. Тынгылыкны белмәүче, үз өстендә көндәлек эшләп, гел алга омтылучы чаңгычыга тора-бара зур җиңүләр насыйп була, 1984 елда “Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең үзәк Советы беренчелегенә Свердлау шәһәрендә уздырылган ярышларда Рәлиф абый 50 чакрым ераклыкка узышта икенче урынны яулый. СССРның спорт мастеры исемен алуга ирешкән райондашыбызның бүгенге уңышлары укучыларының җиңүләрендә ачык чагылыш таба. Инде ничә буын егетләр һәм кызларны тәрбияләп, физкультурага мәхәббәт уяткан мөгаллимнең шәкертләрен саный китсәң газета бите генә дә җитмәс иде. Аның канаты астыннан чыгып киткәч тә зур үрләр яулауга ирешкән, шуның белән остазының тырышлыкларын тагын бер дәлилләгән укучылары аз мени?! Ә инде бүгенге укучыларына килгәндә, 2017 елда Зәйнәб Нигъмәтҗанова республика чемпионы булып танылган, шулай ук еллык нәтиҗәләр буенча республикада мактаулы икенче урынга ирешкән. Аяз Исрафиловның исеме дә әлеге спорт төре белән кызыксынучыларга яхшы таныш, ул үз яшьтәшләре арасында республикада өченче урынны яулаган. Яңа ел алдыннан башта Бөгелмәдә, аннан соң Казанда булган ярышларда Әмир Сөнгатуллин көмеш медальләр белән кайткан. Шунысы сөендерә, ди Рәлиф абый, соңгы елларда республика ярышларында безнең команданың уртак җиңүе генә түгел, ә аерым чаңгычыларның җиңүләре арткан. Элек команда 30нчы урыннарга гына дәгъва кыла алса, бүгенге көндә кимендә өченче урын булыр дигән өмет белән эшли һәм чыгыш ясый балтачлылар. Һәрдаим ярышларга йөри торган укучыларның тренировкалары махсус трассада һәркөн дәресләрдән соң үткәрелә. Алар өчен кар эреп бетү дә киртә түгел, җәй буе да роликлы чаңгылар белән тренировкаларын дәвам итәләр, чөнки гел эшләп кенә уңышка ирешеп буласын ачык беләләр.


Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 26 гыйнвар санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тренер