Данис Мәскәүдән җиңү белән кайтты
Спорт

Данис Мәскәүдән җиңү белән кайтты

Данисны һәм аның остазын ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Мәскәү шәһәренең «Динамо» аренасында 16-17 май көннәрендә бокс буенча ярышлар узды.

Балтач егете Николаев Данис 37 кг авырлык категориясендә Мәскәү һәм Дагыстаннан килгән көндәшләрен җиңеп, чираттагы җиңүгә иреште һәм беренче урын яулады.

- Яшь боксчылар өчен мондый төр ярышлар бик мөһим чара. Үзеңне күрсәтү генә түгел, көндәшеңнең алымнарын яхшылап өйрәнү өчен дә бер дигән мөмкинлек бу, – ди Данисның тренеры Фаил Фәсыйхов.

Данисны һәм аның остазын ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бокс Данис

Нет комментариев