Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дөнья чемпионатында шашка буенча өченче урын алган Чулпан Габделганиева рәхмәт белдерә

Чулпан Габделганиева: Җиңәр өчен нык тырышырга, зур ярышка чыгар өчен әйбәтләп шөгыльләнергә туры килде.

Болгариянең Кранево шәһәрендә Бөтендөнья Чемпионаты рус 64 шашка ярышы узды. Биредә физик мөмкинлекләре чикле спортчылар төрле илләрдән җыелды. Ун көн барган ярышта иң көчле шашка уйнаучылар көч сынаштылар. Җиңәр өчен нык тырышырга, зур ярышка чыгар өчен әйбәтләп шөгыльләнергә туры килде. Аллаһыга шөкер, бу юлы ярыш уңышлы булды, медаль һәм кубок яулап кайтуыма әле дә ышанып бетә алмыйм.

Кайтасы көнне төнлә генә самолетта очып төштек, аэропортта безне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм тренер Фагыйль Гайнетдинов бик матур итеп каршы алдылар. Шул мизгелдә күңел тулды. Мине хөрмәт итеп каршылаганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Зурлап бүләкләр әзерләп җибәргән шәхси эшмәкәр Гөлсем Миңнебаевага һәм Булат Исрафиловка да зур рәхмәт.

Фото: Чулпан Габделганиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка