Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фәрит Габделбәр улы Әхмәдиевка – 75! ??❤️‍?

Бай тарихлы төбәгебез һәрвакыт күркәм кешеләре белән дан тота. Хезмәте һәм тырышлыгы белән Балтачны таныткан, ихтирамлы шәхесләребезнең берсе – «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «Физкультура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен» билгесе, «Дуслык» ордены иясе, Татарстан Республикасының атказанган җиңел промышленность хезмәткәре, данлыклы көрәшче, Балтач районының Мактаулы гражданы – Фәрит Габделбәр улы Әхмәдиевка бүген 75 яшь тулды! ???

Хөрмәтле Фәрит Габделбәрович! Сәнәгать тармагындагы лаеклы эшчәнлегегез, Балтач районында балалар спортын, татар милли көрәшен үстерү, ныгыту һәм танытуда керткән олы хезмәтләрегез өчен рәхмәтемне җиткерәм Сезгә! Бүгенге көндә дә районыбызда узучы мәртәбәле көрәш ярышларының хөрмәтле кунагы, көрәшчеләребезнең остазы Сез!

Юбилеегыз уңаеннан ихлас теләкләремне кабул итегез. Күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек телим. Тормыш иптәшегез Гөлнара Айдар кызы белән, тигезлектә, бәхеттә, улыгыз һәм кызыгызның уңышларына сөенеп, бәрәкәтле, мул тормышта яшәргә язсын!

Район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлауларына без дә кушылабыз, корычтай нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет телибез! ?

Чыганак: @nutfullinramil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш 75 яшьлек юбилей Фәрит Әхмәдиев