Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Куанычлы хәбәр - газета Кубогы –Балтачта...

Районыбыз яшьләре Мамадышта “Татарстан яшьләре” газетасы призына 2000-2001 елгы егетләр арасында узган ярышларда җиңүче булдылар.

Мондый зур җиңүләр тарихта сирәк буладыр минемчә. Республикабызда гына түгел Россия күләмендә иң зур шәһәрләрдән булган Түбән Кама , Чаллы, Әлмәт шәһәрләре һәм райоонары командаларын да артта калдырып, районыбыз яшьләре Мамадышта “Татарстан яшьләре” газетасы призларына 2000-2001 елгы егетләр арасында узган ярышларда җиңүче булдылар. Икенче урынны яулаган Түбән Кама районы командасы арасында аерма - 42 очко.Менә бу аерма, ичмасам. Бик куанычлы хәл, билгеле. Кичә генә районыбызның баш тренеры Ранил Габдрахманов “Җиде егетебез әле бик таза бара” дип хәбәр салган иде. Күптә үтмәде җиңү хәбәре килеп иреште. Шәхси беренчелектәге уңышларыбызга килсәк , Норма һөнәр уку йортында белем алучылар бу юлы аеруча үзләрен күрсәттеләр .Шушы уку йортыннан Инсаф Рәфыйков/85 кг/ - икенче, Руслан Йосыпов /,85 кг/, Айнур Ганиев /110 кг/, Нурвил Дәминов /75 кг/, Яңгул мәктәбеннән Руфил Хәбибуллиннар өченче призлы урыннарны яуладылар Афәрин, егетләр.! Рәхмәт сезгә, сөендердегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш