Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Герой очучы истәлегенә узган ярышта кем беренче килде?

Дилбәр Мәрданова (Сосна), Даниил Иванов...

Чепья авылында Россия Герое – очучы Олег Исаевның якты истәлегенә багышлап чаңгы ярышлары узды.

Ярышлар бәйрәмгә әверелде. Мәктәп укучылары, зурлар, балалар рәхәтләнеп чаңгы шуды. Иң кечкенә чаңгы таккан балага 5 яшь иде. “Ярыш бик ошады. Халык та күп, һава торышы да әйбәт, кыр кухнясы да бар”, дип тәэсирләре белән уртаклашты беренче урынны алган Ульяна Кумаева. Тренер Роман Валентинович Никитин әйтүенчә, чара, чыннан да, үзенә гадәттәгедән күп катнашучыны, йөздән артык чаңгычыны җыйды, тамаша кылучылар да күп килгән. Призлы урыннарны алучыларга Чепья авыл җирлеге әзерләгән дипломнар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Төрле дистанцияләрдә 1 урын алучылар:

Дилбәр Мәрданова (Сосна), Даниил Иванов (Чепья), Зәйнәп Нигъмәтҗанова (гимназия), Ульяна Кумаева (Чепья), Илназ Кәбиров (Балтач), Алия Исрафилова (гимназия), Гөлшан Сөләйманова (Балтач), Әмир Сөнгатуллин (гимназия), Кәрим Муллагалиев (гимназия), Никита Борисов (Зур Лызи), Владимир Алексеев (Гондыр), Фәридә Нәкыйпова (Балтач), Алина Иванова(Чепья), Роман Никитин (Чепья).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы