Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңү арты җиңү яулый Балтач каратистлары (+фоторепортаж, видео)

Күптән түгел Йошкар-Ола шәһәрендә кекусинкай-каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеген ачу ярышлары булып узды.Биредә Балтач командасыда уңышлы чыгыш ясап, зур җиңүләр белән кайтты.

Районыбызда танылган тренерлар Альберт Бәзәгетдинов һәм Рифат Зарипов нигез салган кекусинкай-каратэ торган саен киңрәк колач ала, безнекеләрнең яулаган уңышлары артканнан-арта. Бер-бер артлы Казанда һәм Балтачта узган Россия беренчелеклерендә, чит төбәкләрдә узган ярышларда безнекеләргә тиңнәр юк.

Йошкар-Ола шәһәрендә узган мәртәбәле ярышларда балтачлылар Кострома, Мордовия, Башкортстан, Мари, Киров, Түбән Новгоров, Казан спортчылары белән көч сынашып, янәдән үзләренең ныклы әзерлекле, көчле икәнлекләрен расладылар. Кумитэ (сугышу) буенча Әмир Бариев - беренче, Әмир Бәзәгетдинов, Алим Гарипов, Алинә Якупова - икенче, ә ката, ягъни төрле алымнар күрсәтү буенча Салих Зарипов - беренче, Әмир Бәзәгетдинов - икенче, Якуп Зарипов һәм Әмир Бариев өченче призлы урын яуладылар.
Билгеле әлеге олуг җиңүләр артында тренерларның зур тырышлыгы яшеренә. Бүгенге көндә секциягә йөрүчеләр хакында сорагач, Альберт Бәзәгетдинов менә нәрсәләр диде:

- Команда составында чыгыш ясаучылар төрле яшьтә. Күпләре инде район, шәһәр, региональ, хәтта халыкара ярышларда катнашып күпсанлы медальләргә ия. Максатыбыз үсеп килүче буынны көчле рухлы, тәртипле, мораль һәм физик яктан сәламәт итеп тәрбияләү.

Йошкар-Оладан зур горурлык хисләре белән районыбызга кайткан каратистларны каршы алу мизгелендә үземә дә катнашырга туры килде. Кекусинкай-каратэ буенча гына түгел, үзе белем алган Балтач урта мәктәбенең актив укучысы булган, быел яшь форпостчылар отрядына кушылып җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Әмир Бариев белән кыска гына әңгәмә кордык.

- Әмир, күпләр өчен бик авыр тоелган әлеге спорт төре белән ничәнче ел шөгыльләнәсең?

- Өченче елын.

- Ни өчен нәкъ менә кекусинкай-каратэны. Чаңгы, көрәш яки булмаса хоккейны сайламадың?

- Егет кешегә кирәк спорт төре, дип саныйм. Кечкенәдән телевизордан күреп бик кызыга идем. Үземне дә бу спорт төрендә сынап карыйсым килде. Бүгенге көндә кекусинкай-каратэны сайлап, дөрес эшләгәнмен, дип уйлыйм.

- Нинди поясларың, разрядларың, җиңүләрен бар?

- Җиңүләр күп инде алар. 9 кю дигән поясым бар, ул кишер сары төстә, зәңгәр юллы була. Шулай ук яшүсмерләр арасында беренче разрядым (первый юношеский разряд - Г.Г) бар.

- Әмир, тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

- "Факел" клубында гимнастика, ә мәктәптә авиомоделеривание, карт, театр түгәрәкләренә йөрим.

P.S. Саубуллашкан чагында Әмир тренерлары Альберт Бәзәгетдинов белән Рифат Зариповка һәм һәр адымында таяныч булган, ышаныч хисе уяткан әти-әнисе Зөлфия белән Рөстәмгә зур рәхмәт хисләрен белдерде.
Зөлфия Бариева фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250