Игътибар! Сезон ачыла
Спорт

Игътибар! Сезон ачыла

2 июнь көнне районыбызда ат чабышлары сезоны ачыла.

Ярыш 5 төрдә: чиста токымлы, ярымтокымлы айгырлар, бияләр һәм гарәп атлары арасында үткәреләчәк. Чабышкылар 1200 - 1800 метр аралыктагы дистанцияләрдә көч сынашачаклар. Ярышка теркәлү вакыты 12.00 - 13.45 сәгатьләрдә, ә ярышларга старт 14.00дә биреләчәк. Ярышларда катнашу өчен атның паспорты, нәселдәнлек (токымны ачыклаучы) таныклыгы, ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе булу шарт. Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр: 

• саклагыч шлем (каска); 
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә; 
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу кирәк. 


Хөрмәтле райондашлар, Сезне бәйрәмгә чакырып калабыз!!! Рәхим итегез!!!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ат чабышы

Нет комментариев