Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Киләчәккә омтылыш, яки Роза кебекләр күбрәк булсын иде

Беренче уңышлар, җиңүләр, призлар, дипломнар... болар барысы да нәни йөзүчеләребез хәтерендә озак сакланыр әле.

“Дулкын” бассейнын ачуны зурлар гына түгел, балалар да зарыгып көткән иде. Күбесе түгәрәкләргә йөреп йөзәргә өйрәнергә, бераз йөзә белгәннәре күнекмәләрен камилләштерергә теләде. Һәм, ниһаять, хыяллар чынга аша. Бассейнда түгәрәкләр гөрләп эшли. Тренерлар да яхшы, балалар да зур тырышлык куеп йөзәргә өйрәнә. Инде ярышлар да үткәрелә башлады.

Ял көннәрендә “Дулкын”да чираттагы ярышлар узды. Ярышлар гадәти түгел, Балтач спорт мәктәбенең йөзү буенча әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен Роза Шакирова махсус үз призына ярышлар уздырды. «Ни өчен шушы түгәрәккә генә йөрүче балалар арасында үтте әлеге ярыш» дигән сорауга Роза ханым болай дип җавап бирде.

– Әлеге балалар әзерлек төркемендә генә шөгыльләнгә күрә район беренчелекләрендә катнаша алмыйлар. Ә үзара көчлеләрне ачыклау, аларга киләчәккә стимул гына бирә. Ярышлар уздыруның да максаты нәкъ менә шул иде.

– Роза, моңарчы сез үз призыгызга шахмат ярышлары гына уздыра идегез, бу юлы ни өчен нәкъ менә йөзү буенча ярышлар үткәрергә булдыгыз?

– Балаларны йөзәргә өйрәтү, аларны түгәрәккә йөртү сәламәтлекләрен ныгыту дигән сүз. Ике бала анасы буларак, балаларның сәламәтлегенә битараф кала алмыйм. Аннан бер хәдистә  балаларыгызны атта йөрергә, суда йөзәргә, уктан атарга өйрәтегез дә диелгән.Димәк, пәйгамбәребез сүзләрен дә тормышка ашыру бу, миңа калса.

Ә ярышларга килгәндә, алар бик оешкан төстә узды. Балалар да канәгать калды. Наил Хәкимов, Руфинә Хафизова, Зифа Галимуллина, Салих Сәмигуллин – беренче, Рамазан Хәйруллин, Иркә Шакирова, Ралина Хафизова, Сәгыйть Мөхәммәтгалиев – икенче, Айрат Әхмәтҗанов, Аяна Гасыймова, Таңсылу Мөхәммәтгалиева, Кәрим Фазылҗанов өченче призлы  урын яулады.  Беренче уңышлар, җиңүләр, призлар, дипломнар... болар барысы да нәни йөзүчеләребез хәтерендә озак сакланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзү