Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күркәм традиция дәвамлы булсын! (+фото)

Узган атнада «Сабантуй» ял паркында райондашларыбыз бердәм булып ГТО нормативлары тапшырды

Компьютерлар, смартфоннар, планшетлар белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеген арттырса да, кеше сәламәтлеге өчен шактый гына зыян салды. Шуңада бүгенге көндә  халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы көнүзәк мәсьәлә булып тора. ГТО нормативларын тапшыру – әлеге эшнең бер юнәлеше.

ГТО сүзе «Хезмәткә һәм саклауга әзер» дигәнне аңлата. Ул СССР заманында 1931 елда кертелгән. Спортны актив пропагандалаучы бу күркәм традиция 1991 елларда туктап калды. Ниһаять, ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайта башлады. Узган атнада «Сабантуй» ял паркында райондашларыбыз бердәм булып ГТО нормативлары тапшырды: атна башында җитәкчеләр, берничә көннән барлык хезмәткәрләр.

- Моңарчы һәр коллектив аерым имтихан тота иде. Быел исә зур масштабта тәүге тапкыр ГТО нормативларын бердәм булып тапшырабыз. Бу күркәм традиция дәвамлы булсын, – диде ярышларга старт биргән чакта район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.

Һава торышлары бозылып, бераз яңгыр явып узса да, райондашларыбыз һәр төр буенча намус белән нормативларны тапшырып, үзләрен сынады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев