Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш өчен без дә җаваплы (+фоторепортаж)

Чепьяга малайларны татарча көрәш серләренә өйрәтергә күрше авыл егете, данлыклы Хәйретдиновларныӊ кечесе Ринат кайткач, үзем дә сизми бу спорт төре белән яӊача кызыксына башладым

Көрәш башында шушы бәйгене үткәрүне «Труд» күмәк хуҗалыгы белән бәйләгән, барлык чыгымнарын үз өстенә алган хуҗалык рәисе Рәшит Һадыев белән сөйләшеп алдык:

– Заманында район буенча төрле ярышларны үз җирлегебездә оештырып карадык, кул көрәше, волейбол һәм башкаларын. Чепьяга малайларны татарча көрәш серләренә өйрәтергә күрше авыл егете, данлыклы Хәйретдиновларныӊ кечесе Ринат кайткач, үзем дә сизми бу спорт төре белән яӊача кызыксына башладым. Балалар арасында бездән район беренчелегендә җиӊүчеләр барлыкка килде, алар арасында удмурт егетләренеӊ исемнәре дә яӊгырый башлады. Ринат татарча көрәш буенча район ярышын Чепьяда үткәрү инициативасы белән кергәч, хуплап каршы алдым. Шулай итеп бу бәйге безнеӊ хуҗалык исеме белән йөртелә башлады. Келәмдә бил алышучы көрәшчеләре дә нинди бит, әнә яшь буенча иӊ кечкенәләр дә бар. Аларныӊ көрәшен карап тору үзе мавыктыргыч, алар үз-үзләрен аямый көрәшәләр, җиӊүгә шуныӊ кадәр омтылышлары зур, хәтта җиӊелгәч, елап чыгучылар да бар. Нәкъ менә шушындый бәйгеләрдә максатчан, үҗәт, үз дигәненә ирешүче спортчылар тәрбияләнә инде. Аннан соӊ, татарча көрәшкә мәхәббәт яшьтән тәрбияләнмәсә, зур үскәч көрәшкә килү бик сирәк күренеш. Бу спорт төренеӊ районда үсеше өчен без дә җаваплы бит әле.

Әйе, бу заманда авыр, акча юк, дип зарланучылар шактый. Кесәләр такыр булгач, бәйрәмнәрне оештыру да җиӊел түгелдер. Әмма никадәр авыр булса да башлаган эшне дәвамлы итү изге гамәл. Хуҗалык җитәкчелегенә, Чепья урта мәктәп коллективына, балаларны туплап алып килгән тренерларга бу очракта рәхмәттән башка сүз юк. Быелгы ярышларны исә төбәкара бәйге дисәӊ дә була, чөнки күрше Малмыж районыннан да яшь көрәшчеләр килергә мөмкинлек тапканнар. Араларында Яӊгулга, танылган көрәшче һәм тренер Габдрахманов Ранил абыйларына көрәш серләрен өйрәнергә йөрүчеләр дә бар икән. Ә үзебезнеӊ районныӊ дистәгә якын урта һәм төп мәктәпләреннән көрәшчеләрне алып килергә җай чыкмаган. Шунысы куанычлы, ниһаять, Бөрбаш авылы егетләре мондый ярышларда даими катнаша башладылар, араларында өметлеләре дә хәйран. Чепьяда узган көрәш келәмгә бил алышырга чыккан 12 командага тупланган 88 егет өчен осталыкларын арттыру юнәлешендә зур мөмкинлек тудырды.

Җиӊүчеләргә килгәндә, алар түбәндәгечә:

25 килограммга кадәр авырлыкта Яӊгулдан Солтан Ханназаров,

28 килограммга кадәр Бөрбаштан Сөләйман Насыйбуллин,

32 килограммга кадәр Чепьядан Ислам Йосыпов,

36 килограммга кадәр авырлыкта Чепьядан Ильяс Йосыпов,

40 килограммга кадәр авырлыкта Бөрбаштан Әлфис Галимов,

43 килограммга кадәр Чепьядан Никита Михайлов,

46 килограммга кадәр Балтач гимназиясеннән Ранис Зарипов,

50 килограммга кадәр Яӊгулдан Хәсән Әсхадуллин,

55 килограммга кадәр Кунырдан Раушан Фәсхетдинов,

60 килограммга кадәр авырлыкта Нормадан Илһам Хәйруллин,

65 килограммга кадәр Яӊгулдан Рөстәм Хәбибрахманов,

70 килограммга кадәр Арбордан Кәрим Низамов,

70 килограммнан артык авырлыкта Алексей Никитин җиӊүче булдылар.

Ә командалар арасында беренчелек Яӊгул егетләрендә, икенче урында келәм хуҗалары – Чепья командасы, ә өченче урынны Арбор һәм Нөнәгәр командалары бүлеште.

Баш мөхәррир фотолары һәм видеоязмалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш