Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Кызлар хоккей командалары кабат бозда көч сынашты"

Кичә Балтач спорткомплексы шугалагында өченче мәртәбә кызлар командалары арасында хоккей турниры узды.

Ярышларны яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Наил улы Садыйков ачып җибәрде.Кызларның батырлыгына соклануын ассызыклап үтте. Әлеге турнир яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән социаль проектлар конкурсында отып чыгып грантка ия булган Ләйсән Әсхәтова, Илшат Шакиров, Зилия Мортазина, Ленар Галиев һәм ZOOR-ZOOM оешмасы ярдәме белән үткәрелде. Кызлар елдагыча матур уен күрсәттеләр. Тамашачылар өчен дә күңелле уеннар оештырылды.

Кискен көрәштә иң көчле команда исемен "Салавыч" командасы яулады. "Түнтәр"-икенче, "Субаш"- өченче урында. Афәрин, кызлар!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей кызлар хоккее