Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Матур башлангычыбыз матур нәтиҗәләр дә бирсен.

Шушы афәт аркасында бит сабый чактан кубесе сәламәтлеккә туймый.

Бүген без, әти - әниләр, балаларның телефон, гаджет коллыгы булуына борчылабыз. Шушы афәт аркасында бит сабый чактан кубесе сәламәтлеккә туймый , яшьтәшләре белән аралашмый. Ә бит моннан котылу өчен тирәбездә купме мөмкинлекләр бар, файдалана бел генә! Районыбызда ачылган “Дулкын” бассейны- әнә шундый мөмкинлекләр өчен бик кирәкле үзәк.Быел көздән бирле безнен спорт секциясенә йөрүче балаларыбыз өчен биредә төрле чаралар еш үткәрелә. Күптән түгел “Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе” директоры Марат Фарит улы түгэрәккә йөрүче балаларның әти - әниләренә «Мокрые гонки» дигән 4 турдан торучы ярыш тәкдиме белән чыкты. Без, әлбәттә, әлеге тәкъдимне хуплап каршы алдык. Менә 20 гыйнварь көнне I тур ярышлар узды. Әлеге ярышларны хуплаган, әти- әниләр, бәйгене дулкынланып күзәттек. Менә финал . Җинүчеләрне игълан иттеләр. Ярыш кече, урта һәм өлкән группалар арасында үткәрелде.Ярышлар бик кызу барды, күренеп тора балаларыбыз ярышка бик җитди хәзерләнгәннәр. Тренеларыбыз Галимуллин Илшат һәм Ибраһимов Илһам абыйлары күп көч куйганнар. Алда ярышларның II туры. Ул февраль аенда уздырылачак. Балаларның буш вакытын файдалы итеп үткәрүдә һәм сәламәтлекләрен ныгытуда мондый чаралар бик кирәк. Ярыштан без әти - әниләр моңа тагын инанып кайттык. Безнең инициатива белән оештырылган “Мокрые гонки” башкалар өчен дә матур этәргеч бирсен. Тиздэн мондый төр ярышны зурлар арасында үткәрергә дигән теләкләр бар. Матур башлангычыбыз матур нәтиҗәләр дә бирсен.

Бертөркем әти – әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзү