Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мин еламыйм, син дә елама

Безнең җаннар аларныкына караганда зәгыйфьрәк, күңелләребез дә күпкә төшенке

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге дата уңаенннан, илдә 1есеннән алып 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге игълан ителә. Бу безнең Татарстанда да, шулай ук районда да үткәрелә. Кыска гына вакыт эчендә инвалид балалар, өлкәннәрне барлау, аларның күңелләрен күрү, хәлләренә керү, тормыш-көнкүрешләрен өйрәнү, хәл итәсе мәсьәләләрне алгы планга кую дәүләт структуралары белән берлектә оештырыла. Инвалидлар тормышын даими кайгыртып тору әлеге ункөнлек кысаларында гына булырга тиеш түгел, әлбәттә, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга караш көндәлек кирәк. Моңа инде күпмедер ирешеп барабыз да  кебек. «Уңайлы мохит» программасы нигезендә уңайлыклар тудырылуы (кайбер җәмәгать урыннарында бу программа эшләнеп бетмәгән килеш әле, мәсәлән, шәхси кибетләр тирәсендә), мөмкинлекләре чикле иптәшләрне мөмкин кадәр спортка-мәдәнияткә, кул эшләренә, иҗатка тарту (безнең районнан гына да инде ничә спортчыбыз дөньякүләм танылу алды, сәхнәләрне гөрләтүчеләр күпме! Республикакүләм “Энҗе бөртеге” бәйгесендә кызларыбыз ел да катнаша), яшь һәм өлкән буын өчен даими бәйрәмнәр үткәрү (бу урында инде традициягә кергән эшмәкәр Закировларның “Чын күңелдән” дигән  ихлас чарасын алыйк һ.б.) – болар барысы да инвалидларны сәламәт тормыш алып баручылар белән тиң күрүгә нигезләнгән.

Көчле рухлы, нык ихтыярлы, кулсыз-аяксыз булуга карамастан, күзләре начар күрсә дә, башлары эшләп бетермәсә дә җаннары-күңелләре белән таулар күчерергә әзер иптәшләр районыбызда аз түгел. Гомумән, районда 3 меңнән артык инвалид кеше яшәве мәгълүм. Алар барысы да көндәлек тормышта нинди дә булса мәгънәле эш белән шөгыльләнә, арада тумыштан инвалид булганнары да, бәхетсезлек очраклары аркасында инвалид калганнары да бар. Шушы ункөнлек эчендә барган спорт һәм мәдәни чараларда без аларны күрдек, тормышны яратуларына, еламыйча-сыкранмыйча яшәүләренә сокландык. Аларның тормыш девизлары да, әйтерсең лә, унике саны сау-сәламәт кешеләргә карата корылган, – «Мин еламыйм, син дә елама» кебек яңгырый. Спартакиаданы гына алыйк, үзләренә ятышлы һәрбер спорт төрендә дә катнашып карарга теләкләре көчле, шашка да, шахмат та уйныйлар, белмәсәләр бер-берсенә өйрәтәләр, көч биреп торалар, җиңүчеләр өчен шатланалар. Район җитәкчелеге дә, район мәдәният йортына җыеп, хөрмәтләде үзләрен, спортта җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып котлады. Район башлыгы Рамил Нотфуллин кайнар сәламнәрен ирештерде, район тормышында биләгән урыннарын бәяләп үтте. Нәкъ менә шушындый хөрмәтләү чараларында без инвалидларга бик тә якын иптәшләрне күрәбез, Фагыйл абый Гайнетдинов әнә шундыйлардан, танылган шәхесебез Чулпан Габделганиева шәхсән әзерләгән бүләген дә аңа сәхнәдән үзе тапшырды, шулай ук үзен ил буйлап йөрткән туганы Чулпанны да хөрмәтләп узды. Нәкъ шул Чулпан ел да “Дуслар җыелган җирдә” дигән концерт оештырып (ул концертның камиллеген күрсәгез икән!!!). тамашачыны таң калдыра. (Бу хакта киләсе саннарда).

Безнең җаннар аларныкына караганда зәгыйфьрәк, күңелләребез дә күпкә төшенке – аларга күренгән матурлыклар безгә караңгы, алар тойган рәхәтлекләр безгә шатлык китерми. Ә менә инвалидлар тормышында яшәү яме башкача – алар сынмый, сыкранмый, матурлыкны тоя-аңлый белә. Авыруларын җан дәвасы белән җиңеләйтеп булса да алга атлый, алсу таңнарны көтеп ала, кояш баешына кадәр әллә ничаклы планнар белән яна һәм тормышка ашыра да әле ул аларны. Ункөнлек барышында моның шулай икәнлегенә янә инандык.

Зөлфия ШАКИРОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада инвалидов