Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мыраубатыр әкиятендәгечә яшибез

Чын әкият, кемдә бу кадәрле байлык булсын ...

Хәтерлим әле, телевизордан Казан күрсәтә башлаган еллар (кеше телендә Казан иде инде), шунда татарча Мыраубатыр әкиятен яратып караган идек. Берничә серияле иде ул. Шулчак та кемне нәрсә җәлеп иткәндер,  мин исә  мәченең хуҗасы - бай абзыйның чоланы тулы казылык, колбаса эленеп торуына аптыраган идем. Чын әкият, кемдә бу кадәрле байлык булсын имеш. Була икән, хәзер бит чолан-келәтләргә каз түшкәләре генә түгел, әллә ниткән ысланган ит ризыклары асып куялар. Өй шартларында пилмәнен-мантыен, төргән кәбестәгә кадәр бөгеп бирүчеләр күбәйде. Бәяләр арзан түгел, әмма эше-мәшәкате белән полуфабрикатлар белән генә чикләнүчеләр ала инде. Чисталык ягыннан ничектер, анысы  җаваплы белгечләргә мәгълүмдер, әмма хәзер Мыраубатыр әкиятеннән ким яшәмибез. Шөкер итә белергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашау