Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Пүскән бүреләре» «Норма арсланнары»ннан өстен чыкты (+фоторепортаж)

Икенче ел Афган сугышы ветераны, Пүскән авылы егете Хафизов Рифкать үз исемендә хоккей турниры үткәрә.

Чакыру буенча килгән командалар саны бу елда да үзгәрмәде, «Пүскән», «Норма», район администрациясе һәм Салавыч Сәрдегәне авылы командалары. Үзара очрашканнан соӊ, өченче-дүртенче урын өчен Салавыч Сәрдегәне һәм  район администрациясе командалары бозга чыкты. Зур өстенлек белән Сәрдегәнлеләр өстен чыктылар һәм призлы урынга лаек булдылар. Ә финалда   «Пүскән бүреләре» «Норма арсланнары» очрашты. Пүскәнлеләр командасы нигездә яшьләрдән тупланса, «Норма» командасында ветераннар төп урынны алганнар иде. Күпләр тәжрибәле ветераннар уӊышка ирешер, дип уйласа да, уенныӊ йомгагын яшьләр үз кулларыннан ычкындырмадылар, башта беренче алканы кертеләр, исәп тигезләнгәч, өстәмә вакытта җиӊү алкасын көндәшләре капкасына ташладылар. 3:2 файдасына «Пүскән бүреләре» җиӊеп, кубокны яуладылар, икенчедә - «Норма арсланнары».

 

Соӊыннан иӊ яхшы уенчыларга аерым бүләкләр тапшырылды, турнир хуҗасы Хафизов Рифкать зур булышлык күрсәткән эшмәкәрләргә үзенеӊ рәхмәтен белдерде.

Фото: автор

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей