Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рафаэль Садыйков истәлегенә хоккей ярышлары узды

Чепья бозында Рафаэль Садыйков истәлегенә МДСУ-1 оешмасы оештырган традицион хоккей ярышларында җиңүче билгеле.

Чепьядан Нормага Кубок белән

Язныӊ беренче көннәрендә Чепья авылы шугалагында юллар төзү һәм ремонтлау идарәсендә хезмәт иткән, хоккей уены өчен «үлеп» торган, аныӊ популяр булуы өчен зур көч куйган, бозда җанын-тәнен биреп уйнаган, мәрхүм Рафаэль Садыйков истәлегенә хоккей турниры булып узды. Турнирныӊ иганәчесе – Балтач МДСУ-1 оешмасы. Бозда булган һәр уен тамашачыда зур кызыксыну уятты, кичке якка аларныӊ кайберләре бозга төшеп, үзләре дә уенга кушылмакчылар иде, мөмкинлеклек бирмәделәр. Алдагы елларныӊ күбесендә Чепья егетләреннән торган «Вираж» командасы финалда уйный иде, әмма быел яӊадан тупланып, финанс мөмкинлекләрен булдырган «Чепья» командасы финалга кадәр килеп җитә алмады. Ә финалда, бу елда оттыру ачысын татыган, шуныӊ өчен дә районда үзләренеӊ «иӊ яхшы команда» икәнен расларга ашкынып чыккан «Норма» командасы белән «Хезмәт» газетасы призы финалында нормалыларны җиӊгән «Карадуган» командалары чыкты. Әллә Тимирязев күмәк хужалыгы командага әзерләнергә яхшырак шартлар тудырган, әллә инде әҗәтне кире кайтару теләге көчле иде – «Норма» командасы «Карадуган» командасын 5:3 исәбенә отты. Турнирныӊ кубогы «Норма» командасында. Бу бәйгене оештырган оешма һәм җитәкчеләргә, кабул итергә мөмкинлек тудырган Чепья урта мәктәбенә хоккейчылар һәм тамашачылар рәхмәтләрен җиткерәләр.

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей