Район муниципаль хезмәткәрләре теннис ярышында икенче булдылар
Кукмарада республиканың муниципаль хезмәткәрләр арасында бара торган спартакиаданың өстәл теннисы туры бара.
Республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләр арасында Спартакиада үткәрү матур традициягә әверелде. Физик культураны үстерү өлкәсендәге эшне тагын да камилләштерү, дәүләт һәм муниципаль органнарда хезмәт куючыларны спортка тарту, алар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында оештырыла торган бу чарада безнекеләр дә актив катнаша.
Муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасы кысаларында узган өстәл теннисы ярышларында Балтач командасы ярымфинал өлешендә икенче урын яулады. Әле уеннар дәвам итә. Безнекеләргә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев