Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбызны, җөмһүриятебезне таныткан спорт осталары

Балтач спорт өлкәсендә яулаган җиңүләре белән тарихта лаеклы урын алып тора.

Фоадия Фәйзрахманова - Сәлимҗанова – чаңгы ярышлары буенча халыкара класслы спорт остасы, 1968 елда Гренобльдә узган Олимпия уеннарында катнаша.

 

1980 елларда Рәлиф Әскаров, Гөлфәния Хәйруллина – чаңгы ярышлары буенча СССР спорт осталары, 1990 елларда Әлфия апа Зыятдинова армспорт буенча 17 тапкыр Татарстан, 8 тапкыр Россия чемпионы, Европа, Дөнья чемпионатлары җиңүчесе, халыкара класслы спорт остасы, 2000нче елларда Айдар Хәйретдинов билбау көрәше буенча Россия халыкара класслы спорт остасы. Фидаил Шакиров, Васил Гарифуллин Балтачны көрәш төреннән СССР күләмендә таныттылар. Спорт тарихында 13 тапкыр республикакүләм ярышларны откан көрәш командасы, 14 тапкыр чемпион калган волейбол командасы, төнге хоккей лигасында уңышлы чыгыш ясап, Сочи шәһәрендә ил башлыгы белән бергә хоккей уйнап кайткан ветеран командаларыбыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт