Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбызның яшь көрәшчеләре быелгы ярышларда да бик матур бил алышты. Кайда?

Районыбызның яшь көрәшчеләре Президенты Минтимер Шәймиев призына узган ярышлардан өченче призлы урын белән кайтты.

Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев призларына Актанышта татарча көрәш ярышлары 1999 елдан бирле уздырылып килә. Баштарак ул район күләмендә генә узса, соңарак республика статусы ала. Менә шуннан бирле районыбызның җыелма командасы бу ярышларның даими катнашучысы. Районыбызның яшь көрәшчеләре быелгы ярышларда да бик матур бил алышып Кукмара, Актаныш көрәшчеләреннән генә калышып, өченче призлы урынны яуладылар һәм рейтингтагы урыныбызны тагын да ныгыта төштеләр. Без бит әлегә беренче  барабыз.Ә инде аерым батырларыбызга килсәк, Балтачтан Айзат Гәрәев - икенче, Бөрбаштан Ленар Әүхәдиев өченче призлы урыннарны яуладылар. Афәрин, көрәшчеләребез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш