Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сабантуйларын сагынып (+фоторепортаж)

Алдагы елларда авыл һәм район Сабантуйлары тәмамланып, чабышкы атлар үзләренеӊ дәртләрен басып, инде ял итсәләр, күнегелгән тормыш агымына быел бераз үзгәреш керде.

Белгәнебезчә, Сабантуйларыбыз аз гына соӊарды һәм районныӊ ат спорты федерациясе ат чабышларыныӊ тәүге бәйгесен 2 июнь көнне үткәрергә карар кабул итте.Өйләдән соӊ билгеләнгән ярышлар вакытында башланып китте. Рәсми рәвештә 43 ат теркәлү узды.  Ярышка Нократ Алан, Питрәч, Кукмара, Биектак кебек төрле төбәкләрдән килүчеләрнеӊ  булуы, ат спортын аларда да үз итәләр икән, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Җиӊүчеләр арасында да аларны күрергә насыйп булды, димәк алар иӊ яхшы чабышкылары белән килгәннәр икән. Шул ук вакытта районыбыз хужалыкларында тәрбияләнә торган атларныӊ аз булуы сискәндерә, бу нәрсә, ярышларны үз итмичә, төп бәйге – Сабантуена кадәр көч сарыф итмәүме, әллә инде алып килерлек чабышкыларныӊ бөтенләй булмавымы? Чабышлар узган мәйданнарны тәртипкә китерү, трассаны әзерләүдә күп көч куелган, исән-имин ярышларныӊ тәмамлануында оештыручыларныӊ өлеше зурдан иде. Ярымтокымлы айгыр атлар1800 метрлы озынлыкта көч сынашты.Беренче урында «Алга» хужалыгыннан «Энергон» кушаматлы ат (җайдагы Рафил Ибраһимов) беренче булып килде. Икенчедә шушы ук хужалыктан «Резвый» (Николай Лялин), өченчедә Арчадан «Эксклюзив татарин» (Рамил Рахматуллин), дүртенчедә «Арбор» хужалыгыннан «Буян» кушаматлы чабышкы (Илназ Шакирзянов) килде. Ярымтокымлы бия атлар арасында 1200 метр озынлыкта булган узышта беренчелек күршеләрдә булды, Кукмараның Илнур Гөбәйдуллин хужалыгыннан «Экзотика» (җайдагы Николай Дяямн) финиш сызыгын беренче үтте, икенчедә «Бербаш» нужалыгыннан «Загира» (Александр Александров), өченчедә тагы бер «Экзотика», монысы «Смәел» хужалыгыннан (Ринат Шәйхетдинов), дүртенчедә «Якты юл»дан «Линда» (Андрей Ишмурзин) булды,Чистатокымлы бияләр дә шушы ук озынлык арасында иң көчлеләр ачыкланды. Беренче урында «Кызыл юл»дан «Мелодия» (Рузил Рахматүллин), икенче булып «Сосна» хуҗалыгыннан күпләргә таныш «Санадор» (Илсаф Муллагалиев) килде, өченчедә шулай ук билгеле ат- «Активист»тан «Бадалина» (Илмир Шәрифуллин) булды.1800 метр озынлыктагы араны чиста токымлы айгып атлар арасында иң җитезе булып читтән Нократ Аланнан «Брайтон» кушаматлы ат (Владимир Семенов) танылды. Икенчедә Птирәчтән «Гренд Бой» (Александр Александров), өченчедә «Татарстан» хуҗалыгыннан «Реджен» (Ранис Таҗетдинов), ә дүртенчедә Нократ Аланнан «Сувар» (Александр Крайнов).Гарәп токымлы атлар сан ягыннан күп булмаса да, аларның чыгышы һәрвакыт тамашачыда зур кызыксыну уята. Сезонның тәүге ярышында, 1200 метр озынлыктагы арада «Маяк» хужалыгыннан «Тавр» (Ринат Шәйхетдинов) беренчелекне бирмәде, икенче булып Азат Дәүләтшин хуҗалыгында тәрбияләнүче «Алма-Ата» (Артем Миронов) килде, өченчедә Кукмарадан, Миңнехан Галиимов хуҗалыгынннан «Маграна» (Николай Лялин) булды.Ярышларны югары дәрәҗәдә оештыру финанс чыгымнары сарыф итмичә генә булмый. Бу очракта  бәйгене үткәрүгә ярдәм кулы сузган шәхси эшмәкәрләргә рәхмәт белдерәсем килә, авырлыкларга карамастан алар ярдәм итү мөмкинлекләрен таптылар, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин. «Водстрой» (җитәкчесе Рифат Закиров) , «Мелиоратор» (Хәниф Бариев), «Мегаом» (Раиф Гафиуллин),  «Сельхоззапчасти» (Хәлил Нәҗметдинов), «Земля» (Гәбделхәй Бариев) ширкәтләре, шәхси эшмәкәрләр Тәлгат Газизов, Алмаз Гыйләҗев, Азат Дәүлетшин, Рөстәм Исмаилов тәкъдим булу белән ярдәмгә килгәннәр, бүләк фондын булдыруга үзләренеӊ өлешләрен керткәннәр. Димәк, ат яратучы һәм аӊа битараф булмагач җитәкчеләребез, шөкер, бар икән әле. Ярышларга нәтиҗә ясаганда район башлыгы Рамил Нотфуллин  бу мәсьәләгә хужалык җитәкчеләренеӊ әлегә кызыксынулары җитми, дип билгеләп узды. Һәр җирлектә татар халкыныӊ горурлыгы булган чабышкы атларны булдыру, тәрбияләү мәсьәләсе җитәкчедән тора, бу чоракта алар  булган мөмкинлекләрен файдаланмыйлар, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ат чабышы