Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сез дә уйнар идегезме бу уенны?

5 литрлы су савытлары бу көнне шугалакның бер башыннан икенче башына шуып кына торды.

«Балтач» ял паркында узган Искечә Яңа ел бәйрәмендә “Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләре керлинг ярышлары уздырды.

Керлинг – ул командалы спорт төре, анда командалар боз буенча мишеньга таба махсус ташларны чиратлап җибәрергә тиеш, шул ук вакытта көндәшнең ташларын этеп чыгарырга тырышалар.

Әлеге ярышлар безнең җирлек өчен яңалык. Һәм ул райондашларыбызда зур кызыксыну уятты. Төрле төстәге су катырылган 5 литрлы су савытлары бу көнне шугалакның бер башыннан икенче башына шуып кына торды.

– Бик шәп уйлап тапканнар. Гади дә, ә иң мөһиме, очсыз да, – дип сөйләштеләр ярышларны тамаша кылырга килүчеләр.

Менә шулай, керлинг уеннарын хәзер зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл-бистәләрдә дә уйныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: керлинг