Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт дөньясы – интернет челтәрендә

Спорт дөньясы да тынып тормый. Ярышлар, бәйгеләр, конкурслар – барысы да ойлайн форматта уза.

Егет-кызлар инде “Хыял” яшьләр үзәге үткәргән дискотекаларны, иртәнге зарядкаларны, төрле форматтагы уеннарны, онлайн очрашуларны үз итте.
“Факел” клубы хезмәткәрләре оештырган “Башваткыч” тапшыруында балтачлылар гына түгел, районыбызның ерак авылларыннан да катнашучылар булу күпне сөйли.
– Хезмәткәрләрнең һәрберсе өйдә торып эшләсә дә, таләпләр шул ук кала бирә. Безнең хезмәт микрорайон халкын: олысын-кечесен, райондашларыбызны ял иттерү, буш вакытларын файдалы итеп уздыруга ярдәм итү, – ди «Факел» балалар һәм яшүсмерләр клубы директоры Азат Зәкиев.
Кул эшләре буенча мастер-класслар да бик кирәкле чара, ди райондашларыбыз. “Бертөрлелектән тиз туясың бит ул, ә “Факел”лылар безне бер көн дә тик тотмый. Беркөнне оригами ысулы белән аккошлар ясасак, икенче көнне Әдиләбез чәчәкләр ясарга өйрәтә”, дип шалтырата Төзүчеләр микрорайонында яшәүче газета укучыбыз Сәнирә ханым Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт