Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстан спортчылары Универсиадада барлыгы сигез медаль яулады

Татарстан вәкилләре активында 4 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза медаль бар.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Красноярскида 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада тәмамланды. Татарстан спортчылары барлыгы сигез медаль яулады. Бу турыда Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хоккей турниры финалында Россия һәм Словакия җыелма командалары очрашты. Россиялеләр словакларны 2:1 исәбе белән җиңде. Студентлар милли командасы составында Әлмәт "Нефтянигы" уенчысы Александр Сорокин чыгыш ясады. Бу медаль Татарстан спортчылары өчен сигезенче һәм йомгаклау медале булды. Татарстан вәкилләре активында 4 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза медаль бар.

"Россия җыелма командасы составында безнең татарстан спортчыларының чыгыш ясавы куанычлы хәл. Без Татарстанга сигез медаль алып килдек-бу безнең егетләр һәм кызларыбыз, тренерларыбыз, спортның кышкы төрләре буенча федерацияләребезнең зур казанышы. Барыгызны да котлыйм. Без бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек дип саныйм", - диде ТР Спорт министры Владимир Леонов.

Милена Быкова сноубордчылар ярышларында көмеш (дисциплина – параллель слал-гигант) һәм алтын (параллель слал) яулады. Влад Хадарин катоупстайл акробатик дисциплинада икенче булды. Христина Мацокина чаңгы ярышларында көмеш (шәхси спринт) һәм алтын медаль (катнаш команда спринт) яулады.

Татарстан командасы фигуристкалары синхрон фигуралы шуу буенча өченче булды. Владислав Веселов туплы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында Красноярскида Универсиада чемпионы булды. Россия командасы исәбендә 112 медаль (41 алтын, 39 көмеш, 32 бронза) – Универсиадалар тарихында аерым җыелма команда өчен иң яхшы нәтиҗә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: универсиада