Игнатьев билгеләп үткәнчә, Дарья ике тапкыр Европа беренчелегендә һәм өч тапкыр Россия беренчелегендә җиңгән
Калининградта Россия-Кытай яшьләр уеннары узды. Татарстан спортчысы Дарья Антипова (ул ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте вәкиле) 75 кг га кадәр авырлыкта бокста беренче булды.
Кызны һәм аның тренеры Артур Галиуллинны Татарстан бокс федерациясе рәисе Сергей Игнатьев котлады. Ул шулай ук Россия Бокс федерациясе генераль сәркатибе урынбасары булып эшли.
Игнатьев билгеләп үткәнчә, Дарья ике тапкыр Европа беренчелегендә һәм өч тапкыр Россия беренчелегендә җиңгән. Аның сүзләренчә, бу спортчының яхшы әзерләнүе һәм алга таба үсәргә теләве турында сөйли.
Калининградтагы турнир Россия беренчелеге алдыннан соңгы этап булды. Моннан тыш, Дарья тиздән 15-16 яшьлекләр категориясеннән юниорларга күчә.
Казань КП
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев