Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Унбер ел көткән җиңү

Татарстан беренчелегендә команда белән бары бер тапкыр җиӊүгә ирешкән иде. Менә 11 елдан соӊ зарыгып көткән зур шатлык килде – безнеӊ команда Татарстан беренчелегендә җиӊүче!

Республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә Балтач районы сыер савучылары, терлекчеләре, механизаторлары лаеклы рәвештә дистә еллар буе макталып килсәләр, спорт юнәлешендә исә көрәшчеләребез республикабызда яулаган алдынгы урыннары, данлы җиӊүләре белән горурланалар.

Балтач район халкыныӊ яшәешенеӊ аерылгысыз өлеше булып  татарча көрәш тора дисәк, ялгышмабыз. Җитмешенче еллар башында Балтачны көрәш дөньясына иӊ беренче булып Көек авылында яшәгән Васил Гыйләҗев алып чыкты. Аннан соӊ Россия, Татарстан келәмнәрендә үзләрен һәм районны таныткан Васил Гарифуллин, Фидаил Шакиров, бертуган Әхмәдиевларныӊ зур уӊышлары белән канатланып, инде ничәмә буын көрәшчеләр үсеп чыкты. Шул заманнардан районыбыз командасы республика көрәшендә ныклы үз урынын саклап кала алган икән, димәк, аныӊ нигезе нык, һәр чорда аныӊ үзенеӊ нык беләкле батырлары, киӊ йөрәкле җанатарлары булган. Татарча көрәш буенча Муса Җәлил исемендәге бәйгене команда белән 13 тапкыр, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призын 4 тапкыр откан көрәшчеләребез Татарстан беренчелегендә команда белән бары бер тапкыр җиӊүгә ирешкән иде. Менә 11 елдан соӊ зарыгып көткән зур шатлык килде – безнеӊ команда Татарстан беренчелегендә җиӊүче!

Инде бу зур җиӊүгә үз мөнәсәбәтләрен белдергән шәхесләрнеӊ кайберләренә тукталып китик. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин: – Бу зур уӊыш бер кешене дә битараф калдырмагандыр. Бер ярышта ике беренче урын алу бит бу! 13 тапкыр Муса Җәлил исемендәге бәйгене откан Балтач командасы беренче тапкыр Татарстан беренчелеген 2007 елда гына яулый, ниһаять 11 елдан соӊ без бу уӊышны кабатлый алдык. Ярышка әзерләнү вакытында, Казанга килгәч урнашуда кыенлыклар, беренче һәм икенче әйләнештә авыр көндәшләрнеӊ туры килүе – болар барысы да безне сынап карау өчен булды бугай. Егетләребез бирешмәде, рухлары сынмады. Бәйгенеӊ шундый мизгеле булды – өч келәмдә өч Балтач егете һәм рәхмәт яугыры өчесе дә берсе артыннан берсе матур алымнар күрсәтеп, җиӊү яуладылар. Команданыӊ җанатарларына рәхмәт, Бөрбаш, Яӊгул, Шеӊшеӊәр, Арбор һәм Балтачтан җыелышып килгәннәр, һәр ике көнендә дә көрәшчеләргә көч биреп тордылар. Командабызны ничә еллар дәвамында әзерләгәндә булышкан район башлыгы Рамил Нотфуллинга һәм оешма җитәкчеләренә,  тренерларга аерым рәхмәт, һәм котлауларныӊ иӊ олысы җиӊү яулаган көрәшчеләребезгә! Бу җиӊү белән без иӊ элек Татарстан беренчелегенеӊ Кубогын алсак, икенче зур уӊышыбыз – яшүсмерләр, яшьләр һәм олылар арасындагы республикада барган татарча көрәш бәйгеләренеӊ нәтиҗәсендә, Татарстан буенча командалар рейтингында беренче булдык. Бездән соӊ калган Әлмәт, Зәй, Теләче, Казанныӊ Яӊа Савин һәм Вахитов, Чаллы, Кукмара район командаларын санап чыгу да ел буе барган көрәш турнирларыныӊ нинди кискен  барганын күрсәтә. Алда тагын да катлаулы бурыч – булачак Муса Җәлил турнирында яулаган үрләрне саклап калу, җиӊүебезнеӊ очраклы булмавын дәлилләү кирәк.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш