Хезмәт

Ура! Балтач-Казан 3:1

Районыбызда хоккей иң яраткан спорт төрләренең берсенә әйләнде. Аның буенча үткәрелгән ярышлар да зур кызыксыну белән үтә.

Яңа елга аяк атлауга 40 яшьтән өлкән ир-егетләрне туплаган командалар арасында хоккей лигасы уеннары башланып китте. Балтачлыларның беренче уены Казан командасына каршы үтте. «Балтач» командасыннан Ленар Сафин – 2, Фәнил Габдрахманов бер шайба кертеп, 3кә 1 исәбе белән «Крылья» командасыннан өстен чыкты. Райондашларыбызны әлеге җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, тагын да зурырак уңышларга ирешүләрен телибез.

Реклама

Фото: instagram.com

Видео: youtube.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: хоккей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: