Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Үзгәреш... уңай якка (фото)

Бу атнада исә Нормада Татарстанның атказанган тренеры Васыйл Гарифуллин истәлегенә көрәш ярышы узачак.

«Эшләребез унай якка якка үзгәреп китте бит әле», дип каршы алды безне, Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов.

Соңгы вакытларда Яңгул җирлеге көрәш дөньясында хәйран гына тәнкыйть утына алына башлаган иде.

Балалар юклыгы белән. «Менә шушы орчык кадәрле балаларның күпләп җыйналуы, фәкать, яңа гына Яңгул җирлеге башлыгы булып эшли башлаган Рамил Гыйльфановның, аның тарафдарлары Ранил Сафиуллин, Марат Әшрәфҗановларның, тренерлары Илшат Корбановның һәр йортка йөреп, әти-әниләр белән җитди сөйләшү алып бару нәтиҗәсе инде, бу», дип дәвам итте ул сөйләшүебезне.

Шунлыктан, 10 үлчәү авырлыгында гына уздырырга планлаштырган ярышларыбызга өстәмә 3 үлчәү авырлыгын өстәргә туры килде. Әнә шундый зур үзгәрешләр белән узды, быелгы —авылның данлыклы көрәшчесе булып күңелләребезгә кереп калган Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә багышланган татарча көрәш турниры.

Габделфәрт батыр арабыздан моннан 30 ел элек киткән булса да, энеләре Илдар һәм Илһам тырышлыгы белән абыйларының исемен мәңгеләштерү максатыннан, ел да менә шушындый матур, күркәм бәйге оештырып киләләр. Билгеле, «Яңа тормыш» җәмгыяте, җирле үзидарә, мәктәп коллективлары, Арчадан Фәнис Купкенов, Карадуганнан Рөстәм Исмаилов, Балтачтан Фагыйль Шәфигуллин, Яңгулдан Марат Әшрәфҗанов, Борнактан Наил Нургалиев кебек татар көрәше өчен җан атып йөрүче шәхесләребез булмаса, ярышыбыз бүгенге кебек үз югарылыкта уза да алмаган булыр иде, мөгаен. Рәхмәт аларның барысына да! Зур сөенче бүләк иттеләр алар балаларыбызга. 

2012 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узучы ярышларыбызга 13 мәктәптән 67 көрәшче килгән иде. Көрәшеп тә күрсәтте балаларыбыз. Сабыйларыбызның да, гомумән, ярышларда катнашкан һәркемнең күнелендә озак сакланыр кебек бәйгебез.

Менә алар тарихка кереп калачак батырларыбыз- 21 кг. кадәр үлчәү авырлыгында- Рүзәл Хатимов/Бөрбаш/, Солтан Әшрәфҗанов, Данияр КАмалетдинов/икесе дә Яңгулдан/, Әмирхан Гыйбадуллин/Бөрбаш/. 24 кг. кадәр- Әмирхан Сафиуллин, Җиһангир һәм Мөхәммәт Рәхмәтуллозода/өчесе дә Яңгулдан/. 27 кг. кадәр- Даян Әхмәдуллин/Балтач/, Сәлим Шакиров/Арбор/, Азамат Фаязов/Чепья/, Муса Фәйзрахманов/Арбор/.28 кг. да- Рияз Сабиров/Балтач/, Ранил Гыйззәтуллин, Ислам Әшрәфҗанов/икексе дә Яңгулдан/. 30 кг. да- Камил Гыйләҗев, Тимур Хәбибрахманов/икесе дә Яңгулдан/, Азат Галиев/Салавыч/, Илсаф Йосыпов/Чепья/. 33 кг. да- Наил Сафиуллин/Пыжмара/, Нурислам һәм Фирдәүс Гыйбадуллиннар/икесе дә Бөрбаштан/, Сәйдәш Шакиров/Смәел/. 36 кг. да- Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Хәлил Леонтьев/Чепья/, Камил Дәүләтшин/Балтач/, Вадим Зубарев/Чепья/. 40 кг. да- Ильяс Нәбиев/Смәел/, Солтан Дәүләтшин/Балтач/, Данияр Хәкимов/Түнтәр/, Зиннур Сәлахов/Норма/. 45 кг. да- Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Глеб Мартынов, Кирилл Овчинников/икесе дә Чепьядан/, Кәрим Муллагалиев/Субаш/.50 кг. да- Булат Низамиев/Смәел/, Айзхат Низамов/Арбор/, Эльмир Сәләхов/Балтач/, Камил Ганиев/*Яңгул/.55 кг. да- Данил Константинов/Чепья/, Муса Галләмов/Сосна/, Сөләйман Галимов/Борбаш/, Булат Хәйретдинов/Норма/. 60 кг. да-Рияз Габдрахманов/Яңгул/. 75 кг. да- Рияз Заһидуллин һәм Раяз Габдуллин/икесе дә Салавычтан/. 

Бу атнада исә барлык көрәш яратучыларны Нормада Татарстанның атказанган тренеры Васыйл Гарифуллин истәлегенә ярышларда көтеп калабыз!

Нурзада Сәмигуллин

 Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш