Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәвит абый 74 яшендә дә 50 мәртәбә гер күтәрә (+фото)

Район күләмендә ГТО тапшырган көнне очраклы рәвештә генә Яңгулдан Җәвит Мәҗитов белән таныштык. Гап-гади авыл агасының 50 мәртәбә гер күтәрүе күпләрне сокландырды ул көнне.

Яшьлегендә Кировоград шәһәрендә яшәп, металлург заводында эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран 25 ел элек әтисенең туган авылы Яңгулга кайтып төпләнә. 74 яшьлек ветеранның бүген дә спортны үз итүе, үз җирлеге өчен җан атып, ярышларда катнашуы мактауга лаек.

- Гер спорты онытыла барган заманда Җәвит абый кебек  ветеран герчеләребезне күреп күңел сөенде. Яшьләргә менә дигән үрнәк. Җәвит абыйның гер күтәрүен сокланып, гаҗәпләнеп күзәттем. Бергә фотога төшик әле, истәлеккә калсын, - диде үзе дә гер күтәрү остасы булып танылган райондашыбыз Илшат Галимуллин.

Бу көнне ветеран спортчы белән истәлеккә фотога төшүчеләр аз булмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев