Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Вәлиәхмәт Хәкимовның медальләрен санап бетергесез

Узган җомга-шимбә көннәрендә Сабада үткән чираттагы ярыш кысаларында Вәлиәхмәт Хәкимов ике көн рәттән өченче урынны алуга ирешә.

Картинг спорт төре турында газетабызда соңгы араларда еш ясабыз, чөнки нәтиҗәләре сөендерерлек. Балтач ДОСААФ оешмасы базасында әзерләнүче егетләр соңгы арада гел ярышларга йөри һәм уңышлары белән дә сөендерә. Узган җомга-шимбә көннәрендә Сабада үткән чираттагы ярыш кысаларында Вәлиәхмәт Хәкимов ике көн рәттән өченче урынны алуга ирешә. Икеләтә бәхет елмайган егет белән аралашып, аның хис-кичерешләре хакында сорадым: "Картинг белән 8 яшьтән кызыксына башладым. Өйдәге медальләрне дә санап кына бетерерлек түгел инде. Җиңүдән соң, әлбәттә, сөенәм, тик аннан соң болай итсәм икенчерәк була иде бит дигән уйлар килә", дип сөйләде Вәлиәхмәт.
ДОСААФта өметле яшьләребез күп, җиңүләре дә әз түгел. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, җилдәй җитез егетләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Огромное спасибо Вам за интервью с сыном

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец) Безнен гайлябезнен горурлыгы)