Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңалыклар күп булды. Кайда?

Балтач муниципаль район башлыгы призына узучы ярышлар яңалыкларга бай булды

Мин үзем, ел да Балтач муниципаль район башлыгы призына узучы ярышларны, нигәдер, ниндидер күңел тынычсызлыгы белән каршы алам. Ел азагында узучы соңгы ярыш булгангадыр инде. Чөнки ел азагында һәрберебез үткән елга ныклап нәтиҗә ясарга күнеккәнбез, аннан соң инде нәтиҗә ясагач, барып җитмәгән якларны исәпкә алып, киләчәккә бурычлар куябыз. Аллага шөкер, нинди генә авыр еллар артта калмасын, әкренләп, барлык проблемаларны чишеп барабыз әле, ел да ярышларыбызга ниндидер яңалык кертергә тырышабыз. Быел да шулай булды.

Ярышларга бер атна кала, татар көрәшенә турыдан-туры кагылышы булган бертөркем кеше белән район башлыгы янында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Булган бар кимчелекләр уртага салып сөйләшенде. Нәтиҗәсе дә булды диясе килә, шулкадәр матур узды ярышларыбыз. Иң күңеллесе, вакытсыз арабыздан киткән, татар көрәше дөньясында легендага әйләнгән Васыйл Гарифуллин, Фидаил Шакиров, Газизҗан Газыймов, чирек гасыр район спортын җитәкләгән Ринат Борһановларның исемен мәңгеләштерү максатыннан тагын бер зур адым ясалды, аларның сүрәте төшкән баннерлар “Балтач” универсаль спорт залында үз урыннарын алды. Ярышларыбызга башка еллар белән чагыштырганда, бермә-бер артык тамашачы җыйналу да күңелләребезгә хуш килде. Узган ярышлар башланыр алдыннан район җитәкчеләре таяк тарткан булса, быел исә аркан тарттылар. Бу юлы мәктәп директорлары көчлерәк булды. Аннан көрәшчеләребез дә, хөкемдарларыбыз камилләшкәнән- камилләшеп килә. Келәмнәребездә нинди генә авыр ситуацияләр тумасын, аларны да тамашачының күңеле булырлык итеп тыныч кына хәл итәргә өйрәнеп киләләр. Аннан, көрәшче” каны”да , ярыш саен, үз эшен эшләп килә. Инде келәмнән китүенә чирек гасыр вакыт узган, РСФСРның спорт остасы Сәйдәш Мәгъсүмовның келәмгә кереп бил алышуы, бөтен залны урыныннан торгызды. Ике әйләнештә көндәшләрен чистага салган вакытта булган алкышларны, күрсәгез сез. Менә кайда ул, көрәшче даны! Менә кайда күренә ул, көрәшчегә дигән хөрмәт! Бу яктан, хөрмәтле инде, безнең көрәшчеләребез. Республика көрәш федерациясенең башкарма директоры Раил Хәйруллинның килүе, моның тагын бер ачык мисалы булып торды. Алдагы көнне Әлмәттә булып, аннан кайтуга безгә килүе, үзе күп нәрсә турында сөйли.Үзенең матур чыгышы вакытында, узган гасырның 70-80 елларыннан башлап, республика, Россия келәмнәрендә мәйдан тоткан барлык көрәшчеләребезне аерым-аерым телгә алып, аларның көрәшенә бәя биреп, аларга булган хөрмәтен, тагын бер кат күрсәтте. Район көрәш федерациясе рәисе ,спорт остасы Фәрит Әхмәдиевны узган 70 яшьлек юбилее белән котлап, Марат Әхмәтовның исемле кул сәгатен тапшыру да залны көчле алкышларга күмде. Үткән елга да матур нәтиҗә ясадык. Татар көрәшен үстерүгә аеруча зур өлеш керткән коллективларыбыз - “Яңа тормыш” җәмгыяте, Чепья җирлеге, Яңгул урта мәктәбе 2017 ел нәтиҗәләре буенча район башлыгының Рәхмәт хатларына, истәлек Кубокларына лаек булды.

Көрәш дөньясына яңгуллыларның үкчәсенә басып килүче Смәел мәктәбе яшь көрәшчеләре “Ел ачылышы” номинациясе җиңүчеләре булдылар. Туган көне уңаеннан, тагын бер көрәшчебез Ирек Әхмәтханов махсус бүләк белән бүләкләнде. Менә бит, нинди кадер-хөрмәт! Кыскасы, районыбызның спорт, мәдәният, кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләренең уртак хезмәте нәтиҗәсендә, менә дигән бәйрәм булды. Олы рәхмәт, барысыны да! Районыбызның 22 коллективыннан 144 көрәшче бил алышты, быелгы ярышларыбызда. Шунысы куанычлы, соңгы вакытта “тамга” өчен генә килүчеләребез дә азаеп бара. Шулай да, әле бу хәлләр, быелгы ярышларыбыз да күзәтелеп алды.”Якты юл”, “Активист”,”Бөрбаш”, Дуслык” җәмгыятьләре, “Водстрой” ширкәтеннән кайбер көрәшчеләрнең икенче әйләнешкә чыкмаулары , беренчедән, секретариат эшенә аяк чалу булса, икенчедән, кайбер көрәшчеләребез өчен көрәшмичә генә җиңү яулап, чираттагы әйләнешкә чыгу мөмкинлеген бирде...

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 51 санында таныша аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш