Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яӊгуллылар беренче, Смәел икенче, Чепья өченче

Теләкләр кабул булды, тамашачы үз күзләре белән күрде...

Кичә «Хыял» яшьләр үзәгендә 2000 елда һәм аннан соӊгы елларда туган укучы балалар арасында Алмаз Нотфуллин истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары булып узды. Бәйгене башлап җибәргәндә район башлыгы Рамил Нотфуллин яшь көрәшчеләргә фатиха биреп, җәрәхәтләр алмыйча, матур алымнар күрсәтеп, бәйрәм алдыннан егетлекләрен күрсәтергә чакырган иде. Теләкләр кабул булды, тамашачы матур алымнар да, җиӊүгә омтылыш булганда аӊа ирешергә мөмкин булуын да үз күзләре белән күрде. Командалар арасында беренчелекне бу елда да Яӊгул көрәшчеләре үз кулларыннан җибәрмәделәр. Ел саен осталыкларын арттыра барып, лидерлар сафына баскан Смәел командасы икенче урында, ә Чепья командасы өченчедә булды. Җиӊүчеләр арасында бәйгенеӊ баш батыры өчен махсус призга Салавыч авылы егете  Нурвил Дәминов лаек булды. Кискен көрәштә, үзеннән авырырак булган Инсаф Рафиковтан өстен чыгып, ул үзенеӊ чын батыр икәнен раслады. Иӊ матур көрәш алымнары күрсәткән өчен Фәнис Шәрипов куйган махсус бүләкләргә дә хуҗалар табылды. Җиӊүчеләр белән газета битләрендә таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш