Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ярышлар дәвам итә. Нинди? (+фото)

Арчадан зур җиңүләр белән кайткан егетләр Кукмарада узган бокс ярышларында катнашты. Ярышларда Кукмара, Арча, Балтач, Биектау, Казан командалары катнашты, бәйге ике этапта узды.

10 май көнне "Факел" клубында бокс белән шөгыльләнүче егетләр Арчада "Ачык ишекләр көне"ндә катнашып кайтты дип язган идек.

11 майда исә Арчадан зур җиңүләр белән кайткан егетләр Кукмарада узган бокс ярышларында катнашты. Ярышларда Кукмара, Арча, Балтач, Биектау, Казан командалары катнашты, бәйге ике этапта узды. Балтачның яшь боксчылары беренче этапны уңышлы узып, икенче көнне дә рингка чыкты. Егетләребез матур уен күрсәтеп, үзләренең ныклы әзерле икәнлекләрен тагын бер кат раслады. Остазлары Васил Зәкиевның да өметләре тулысынча акланды. Менә алар җиңүчеләребез: Камил Гарәпшин, Раил Хәлимов – беренче, Илсаф Шакиров, Альберт Хәсәнов, Ислам Нәбиев икенче призлы урын яулады.

– Балалар шөгыльләнүләр вакытында бокс классикасына гына өйрәнеп калмый, үзендә ихтыяр көче дә тәрбияли. Ә монысы тормыш өчен иң кирәклесе, – ди тренерлары Васил әфәнде.

Чыннан да, спорт мәктәбе аша узган һәркемгә тормышта үз юлын табу күпкә җиңел. Бигрәк тә, үз эшенең чын остасы булган Васил Зәкиев кебек тренер җитәкчелек иткән секциядә шөгыльләнсәң...

Барлык спортчылар, аларның әти-әниләре, коллегалары Васил әфәндегә зур тырышлык куеп башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерә.

– Улыбыз Илсаф бокс белән бары өч ай гына шөгыльләнә. Шулай булуга карамастан, инде призлы урыннар яулап, куандырырга өлгерде. Тренер Васил Зәкиевның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә ирешкән уңышларыбыз дәвамлы булсын дип телибез, – ди Илсафның әнисе Роза ханым.

Тынгысыз хезмәт әнә шулай үз җимешләрен биргән чакта спортчылар, тренерлар гына түгел, әти-әниләр дә ихластан куана.
Инде бокс түгәрәге быелгы сезонда үз эшен тәмамланса да, ярышлар дәвам итә. Егетләрне алда кабат дәрәҗәле ярышлар көтә. Уңышлар телибез аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс